Халкыбыз тарихында хәйриячелек, мәчет-мәдрәсәләр төзүгә ярдәм итү гасырлар белән исәпләнгән күркәм гадәт. Дини вәзгытьтә үзгәрешләр чорында да динебез язмышына битараф булмаган иганәчеләр барлыкка килде. Шуларның берсе Ильяс Гыймадов белән Мөршидә Җиһан аралашты.
Игелек кыл да суга сал, халык белмәсә балык белер диючеләр нәселеннән ул Ильяс Гыймадов. Аның девизы: “Сүздән – эшкә!”. Сөйләдең икән, эшләргә кирәк.
Ильяс Гыймадов җитәкләгән ширкәт тарафыннан дистәгә якын иман йорты төзелде яисә матди ярдәм күрсәтелде. Алар арасында Богородское авылында бердәнбер гыйбадәт йорты – «Сәфәр» мәчете дә бар. Шулай ук Питрәч районының Яңа Шигали авылында Габдрахман ибн Гауф дип исемләнгән иман йорты калкып чыкты. Башкалабыз Казанның Авиатөзелеш районындагы Годовиков һәм Симонов урамнары чатында «Рәхмәтулла» мәчете ачылды.
Шушы араларда журналистлар белән аралашып шәхси бренд булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Әлегә Казан янында урамнары татар ханнары исемнәре белән аталган бистә төзи. Тиздән шәхси брендны куәтләп, бизнеска багышланган китап та бастырырга җыена. Татар телендә мондый китапның чыкканы юк иде әле.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.