“Чулпан” мәдәни үзәгендә СССРның халык артисты Рөстәм Яхинга багышланган иҗат кичәсе уздырылды. Чарада атаклы композиторның романслары, көйләре яңгырады. Тулырак Динә Нәҗметдинова язмасында.
Рөстәм Яхин турында язучы Гариф Ахунов болай дип язган: “Ходайдан килгән талант, барлык милләт халыкларын бердәй дулкынландыра торган талант”. Яхинның гажәеп матур музыкасы, жырлары, романслары Татарстанда гына тугел, Россиянең төрле төбәкләрендә дә, чит илләрдә дә янгырый.
Рөстәм Яхин – татар романсына нигез салучы. Бу аның иҗат үзенчәлеген тәшкил итә. “Кем белер кадереңне?”, “Күңелемдә яз”, “Оныта алмыйм” , кебек романсларны ботен татар халкы белэ. Үзенең иҗат гомерендә Ростэм Яхин 450 ләп романс һәм җыр иҗат иткән.
Рөстэм Яхин татар халкы очен зур ихтирамга лаек шәхес. Купме генә буыннар алмашынса да, Рөстэм Яхин һәр дәвер өчен кабатланмас бөек шәхес булып кала. Данлыклы композитор. Г.Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясе лауреаты, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.
Рөстәм Яхинның “Туган ягым” җырына язылган көе 1993 елда Татарстан Республикасының гимны итеп кабул ителә. Әлеге чарада композитор иҗат иткән романслар, көйләр яңгырады. Тамашачылар рухи азык алып рәхәтләнде. Рөстэм Яхинның ифрат дәрәҗәдә бай ижаты, кабатланмас жырлары халкыбыз күңеленә беркайчан да сүрелми торган дәрт биреп торыр.
Динә Нәҗметдинова, Илдар Галяутдинов.