“Залесный” мәдәният үзәгендә яшь композиторлар, җырчылар һәм мәдәният хезмәткәрләре җыелган иде. “Сәләт территориясе” дип аталган бәйге балаларга иҗади яктан үсү өчен зур мөмкинлекләр ача. Әлеге мөмкинлекләр һәм чара турында Искәндәр Гыймалтдинов белеп кайтты.
«Сәләт территориясе» — Татарстанның заманча композиторлар музыкасы бәйгесе 2016 елдан бирле үткәрелеп килә. Ул Татарстан композиторлар берлеге ярдәмендә ел саен уздырыла.
Проектның бурычлары — тулаем милли мәдәнияткә һәм Татарстан Республикасының заманча композиторлары иҗатына кызыксынуны уяту, мәдәни-агарту мохитен булдыру.
«Сәләт территориясе» конкурсы Казан шәһәренең генә түгел, бөтен Татарстанның мәдәни тормышында үзенең урын алды. Әлеге бәйге һәр катнашучыга үзен иҗади шәхес буларак таныту, үз сәләтләрен күрсәтү һәм иҗат өлкәсендә үз-үзен сынап карау, туган як мәдәниятен һәм традицияләрен саклау мөмкинлеген бирә.
Бәйгедә катнашу өчен 6 яшьтән өлкәнрәк балалар чакырылган иде. Чара берничә номинация буенча уздырылды: инструменталь башкару, эстрада вокалы, «яшь композитор», музыка әдәбияты. Конкурсантларны Казан шәһәре музыкантлары һәм сәнгать эшлеклеләре бәяләде.
Искәндәр Гыймалтдинов, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары