Түземсезләнеп көткән очрашу. Махсус хәрби операциядән кайтуга Питрәч районы Пимәр авылы егете Ришат Галәвиев әнисе янына мәктәпкә ашыкты. Алар дүрт ай күрешмәгән. Очрашу мизгелләре ничек үтте? Бу хакта тулырак хәбәрчеләребез язмасында.
Махсус хәрби операция зонасыннан кайтып керүнең дулкынландыргач мизгелләре. Мобилизацияләнгән Ришат Галәвиевның әнисе башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Аны Ришат 4 ай күрмәгән. Кич белән генә очрашырга өметләнгән очрашуны ул кич белән генә көтә, ләкин улы алданрак сөендерергә була.
Ришат Галәвиев Әнисе эштә вакытта, әтисе белән фронтта хәлләр турында сөйләшә. Каты яралануына карамастан, әти-әнисе хәзер тынычлык хисе кичерә, иң мөһиме-уллары өйдә.
Әлегә Ришат өйдә. Аңа ике ай гипста йөрергә кирәк. Аннан соң тагын бер операция һәм тернәкләнү узарга кирәк. Хәрби хезмәткәр хәзер һәрвакыт гаиләсе белән, хәрби операциядә булган вакыт эчендә сагынырга өлгердем, ди.
Руслан Мөбәрәкшин. Ленар Хабибуллин, Татарстан яңалыклары, Питрәч районы.