Татарстан премьер-министры Алексей Песошин республика Сәламәтлек саклау министрлыгы коллективына Сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручыны тәкъдим итте. Татарстан Рәисенең 2023 елның 6 февралене Указы нигезендә Сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы итеп Марсель Мансур улы Миңнуллин билгеләнде.
Марсель Миңнуллин моңа кадәр Республика клиник хастаханәсе баш табибының беренче урынбасары булып эшләде. Алексей Песошин Марсель Миңнуллинның җаваплы эшне лаеклы дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде, аңа уңышлар теләде. “Республика җитәкчелеге барлык башлангычларга һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәк”, — диде.
Марсель Миңнуллин сәламәтлек саклау өлкәсендәге барлык башлангычларның дәвам итәчәген әйтте. Ул республиканың сәламәтлек саклау тармагы алга таба да лидерлык позициясендә торачагына ышаныч белдерде.