Нурлат районындагы “Алсу” балалар бакчасының сабыйларына, экологик яктан чиста агачтан ясалган конструкторлар бирелде. Әлеге бүләкне аларга“Татнефть” акционерлык җәмгыяте ясаган. Бүләк бирүчеләрнең нияте — нәниләрне шәхес буларак үстерү һәм мөстәкыйль итү өчен уңайлы мохит булдыру. Яңа моделле конструкторлардан сабыйлар нәрсәләр төзи? Алдагы язмада.
Кече төркемдә тәрбияләнүчеләр яңа биналарны теләп төзи. Шакмаклардан аерып булмый, сәгатьләр буе уйный алалар, диләр тәрбиячеләр. Кемдер кибет, икенчеләре йорт төзегән.
«Алсу» балалар бакчасы «Татнефть»нең «Киләчәк белән диалог» проектына ачык конкурс нәтиҗәсендә сайлап алына. Учреждение белгечләре семинарларда катнашалар, онлайн-уку узалар. Нәтиҗәдә, балалар бакчасының һәр квадрат метры балалар уенына ярдәм итү, мөстәкыйльлекне, иҗатны һәм фикерләүне үстерүгә хезмәт итә.
Бүләкләрне төркемнәргә бүлеп бирдек. Әзерлек төркемендәбалалар катлаулырак конструкцияләр ясый, мәсәлән, спорт стадионы, тимер юл яки узыш трассасы.
Проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә мәктәпкәчә учреждение Экерс шкаласы таләпләренә җавап бирергә тиеш. Бакчадабелембирүсыйфатынамондыйкомплекслыбәябирү апрель аенда уза.
Проект бинаэченнәнурамгачыкканинде.Хәзер бакча җирлегенең һәр почмагы яки мәйданчыгы балаларны төрле яклап үстерү өчен җайлган.
«Татнефть» конкурсында шулай ук «Алтын балык» һәм «Кыңгырау»балалар бакчалары да катнашкан. Аларга да шундый ук бүләк тапшырганнар.
Гөлназ Хәсәншина, Тимур Новиков, Татарстан яңалыклары.