100 дән артык уен коралларына икенче сулыш биргән. Мамадыш районыда гомер итүче Рөстәм Гыйниятов гармуннар төзәтү белән шөгыльләнә. Аның әлеге сәләте турында, республиканың төрле почмакларында беләләр. Рөстәм Гыйниятов сүзләренчә, бу эштә иң мөһиме музыка тоемлау сәләте булырга тиеш. Видеоязма герое белән Илнур Юнысов та очрашып кайтты.
Рөстәм Гыйниятов чираттагы баянны төзәтү белән мәшгуль. Оста әйтүенчә, уен коралының берничә телен алыштырырга кирәк. Вакытлар узу белән алар күгәрә яки урыныннан күчә. Шул сәбәпле, авазлар дөрес чыкмый башлый. Сюжет герое бу эш белән 20 ел буена шөгыльләнә икән инде.
Гармунчыны әлеге һөнәргә элекке хезмәттәше – балалар сәнгать мәктәбе укытучысы булган Юрий Аркадьевич Овчинин өйрәтеп калдыра.
Төзәтү өчен баян, гармун һәм тальяннар алып киләләр аңа. 20 ел эчендә 100дән артык уен коралына яңа тормыш бүләк иткән. Телләрне көйләгәндә махсус мобиль кушымтадан файдалана. Останың сүзләреннән аңлашылганча, бу эштә иң мөһиме музыка тоемлау сәләте булырга тиеш.
Бүгенге көндә Рөстәм Гыйниятов үзе дә яшьләр белән уен коралларын төзәтү серләрен уртаклаша. Хезмәттәше Илназ Әгъзәмов еш кына киңәшләр сорап килә аңа.
Мамадышта яшәүче ир-атның гармуннар төзәтә дигән исеме сарафанлы радио аша Казан, Түбән Кама шәһәрләрендә, Арча районында таралырга өлгергән. Әлеге төбәкләрдән аңа еш мөрәҗәгать итәләр.
Илнур Юнысов, Тимур Мөхәммәтханов, Фаил Шәйхетдинов.