Татарстан халкының 60 проценты даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә. Соңгы биш елда бу күрсәткеч ун процентка арткан. Моңа Яшел Үзән районындагы Олы Яке мәктәбе укучылары да үз өлешен кертә. Биредә бу көннәрдә ГТО билгесе өчен бик җитди көрәш бара.
Ярышлар тантаналы рәвештә гимннардан һәм әләмләр күтәрүдән башланып китте.Бу юлы укучылар чаңгы юлын да көчләрен сынап карый. Биредәге укучыларның күбесе даими рәвештә чаңгы спорты белән шөгыльләнә. Беренче старт – һәм беренче җиңүләр.
Олы Яке мәктәбенең физик культура укытучысы Илгиз Назыйров әйтүенчә “Чаңгы — балалар һәм өлкәннәр өчен зур файда китерүче иң демократик спорт төре”.
Кышны без көтеп алабыз, балалар салкыннардан, җилдән курыкмасыннар. Кышның ак, матур, көмеш кебек карыннан файдаланабыз.
Алда балаларны “Россиячаңгы юлы” һәм — Олимпия чемпионы Ринат Сафин призына юбилей ярышлары көтә. Җинүләр теләп калабыз!
Эльза Әхмәтҗанова, Әлфия Мөхәммәтшинә, Юлия Озерова, Андрей Лопатников, Татарстан яңалыклары, Яшел Үзән районы.