Лисичанскида яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Бу юлы Четаева урамына урнашкан «Игелекле Казан» складына иң кирәкле әйберләр Апас якташлар җәмгыяте исеменнән тапшырылды. Тулырак Мөршидә Җиһан язмасында.Апас якташлар җәмгыяте вәкилләре бу игелекле эшкә күптән катнаша. Әмма монысы тагын да колачлырак.
Эшне оештыра белгән апаслылар Лисичанский халкы өчен көндәлек тормышта кирәк булган куллану әйберләре, җылы киемнәр,азык-төлек туплаган.
Әлеге «Игелекле Казан» складына тупланган гуманитар ярдәм әрҗәләре йөк машиналарына төяп төп штабка озатыла. Аннан Лисичанский шәһәренә озатыла.Апас якташлык җәмгыятенең актив вәкиле Илсур Сафин Луганскийга артистлар төркеме белән барган булган. Концертны халык бик ошатып карады ди халык артисты.
Зур эш баручыларга һәркем кушыла ала. Исегезгә төшереп узабыз, Татарстан Лисичанск азат ителгәннән соң шәһәрне шефлыкка алды.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.