Әдәби хәзинәбезгә тагын бер саллы басма өстәлде. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Филүсә Арсланның «Моң эчендә асылташ» китабы Бөтендөнья татар конгрессы бинасында тәкъдим ителде. Тулырак алдагы язмада.
Әлеге китапта татар профессиональ музыка сәнгате сәхифәләре, милли көйләребезне чит илләрдә таныткан асыл шәхесләребез хакында истәлекләр, тәнкыйди язмалар, шулай ук фаҗигале чорлар аша сыналган язмышлар да чагыла.
Татарстанның баш фольклорчысы әйтүенчә, әлеге китап нигезендә энциклопедик сүзлек төзү күз уңында тотылы.
Тугыз бүлектән булган китапның сигезенче бүлеге Кырым татарларына багышлана.Язмаларда Кырымның мәчетләре, шагыйрьләре, шәхесләре турында
Автор үзе дә сәнгать белгече буларак, фикерен профессиональ югарылыкта белдерә. Татар музыка энциклопедиясе дәрәҗәсендә әзерләнгән бу җыентык мәдәни тормышыбызга битараф булмаган һәркемгә һәм чит өлкәдә яшәүче татарларга файдалы.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.