Күптән түгел Татарстанда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында махсус бердәм Олимпиада уңышлы тәмамлады. Ул спортта Көнбатыш илләре санцияләренә карамастан, төрле милләт, дин вәкилләренең сәламәт яшәү рәвешенә тугры калуын, рух ныклыгын күрсәтте.
Шул уңайдан, Республика спорт министрының, беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов- Татарстан радиосының иртәнге туры эфирында әлеге ярышларның әһәмиятенә, массакүләм спортны популярлаштыруда, милли спорт төрләрен үстерүдә, министрлыкның, җирле хакимиятләрнең эшчәнлегенә тукталды. Студия кунагына без дә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.