Башкалабыз Казанда елдагыча «Илһам чишмәсе» өченче төбәкара җыр бәйгесе уздырылып килә. 18 нче февральдә Сарман районында быелгы җиңүчеләрне игълан итәчәкләр.
Бәйге Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Илһам Шакиров иҗатына хөрмәт йөзеннән үткәрелә. Бәйгенең төп максаты: татар милләтенең легендар җырчысы Илһам Шакировның иҗатын таныту, аның исемен мәңгеләштерү, бөек шәхесебезнең җыр сәнгатенә булган мөнәсәбәте нигезендә яшь буынны тәрбияләү. Җыр иҗатына сәләте булган яшьләрне барлау, таныту һәм сәләтләрен үстерү. СНХ Алмаз Нургалиев «Илһам чишмәсе» бәйгесенең оештыру комитеты әгъзасы