Керәшен мәдәнияте һәм тарихы этник кыйммәтле хәзинә. Үз йолаларын, милли киемнәрен, дини тәрбия нигезләрен саклау, яшь буенга тапшыру аларның төп ниятләре. Шул уңайдан Казанда Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәнияте үзәгендә әдәби чара узды. Тулырак алдагы материалда.
Яңа башланган ел республикабызда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы булуы белән үзенчәлекле. Әдәби бәйрәмдә «Мәлки керәшеннәренең музыкаль-шигъри традициясе» һәм «Кукмара керәшеннәре 2021 елгы фольклор-этнографик экспедиция материаллары» җыр җыентыклары тәкъдим ителде.
Басмаларда керәшеннәренең музыкаль-шигъри культура үрнәкләре, йола үзенчәлекләре турында мәгълүмат бар. Китап халык музыкаль культурасы өлкәсендәге белгечләр, югары һәм урта уку йортлары укытучылары, студентлар, халык сәнгате белән кызыксынучылар өчен.
Әлеге чарада Кайбыч районының «Сәүдияр», «Тәңкәләр» Кукмара районының «Карендәшләр» фольклор ансамбльләре үз төбәкләренең җыр — биюләрен башкарды.
Узган елда Кукмара районында яшәүче керәшен халкының милли, этник, фольклар үзенчәлекләрен өйрәнгән җыентык бастырыла. Ул экспедициянең җитәкчесе сәнгать белгече Геннадий Макаров.
Дистә еллар дәвамында халыкның күңел сандыгын барлап, мәдәни җәүһәрләрне халыкка таныту зур хезмәт. Авылларда милли киемнәр, җырларның сакланып калуында элбәттә халыкның өлеше зур. Ул байлык өлкәннәрдән яшьләргә күчә. Китапта ноталары белән урын алган җырлар балалар өчен зур байлык.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин.Татарстан яңалыклары.