3 февральгә кадәр депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм төрле ведомство вәкилләре халыкның сорауларына җавап бирәчәк. Беренче очрашу мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре өчен була. 1 февральдә балалы гаиләләргә ярдәм турында сөйләшәчәкләр, 2 февральдә исә өлкән яшьтәге кешеләр өчен социаль сәясәт турында фикер алышачаклар, 3 февралдәге очрашу халыкның хокукларына һәм гарантияләренә багышлана. Барлык очрашулар Карл Марк урамында узачак, кызыксындырган сораулар булса, экранда күрсәтелгән телефон буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Шулай ук бу атнаның социаль ярдәм чараларына кагылышлы тагын бер мөһим вакыйгасы турында фикер алышырга мөмкин булачак — 1 февральдән Татарстанда социаль түләүләрне индексацияләү башлана.
40 тан артык төрле ярдәм чараларын унбер бөтен 9 проөенткаиндексациялиләр.Бала тугач та бер тапкыр бирелә торган түләүләр, бала карау буенча айлык пособие, ана капиталы, иминият түләүләре, ветераннарга социаль түләүләр һәм башка төрле ярдәм чараларыны да күләме арттырылачак.