Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат. Аңа 53 яшь иде. Марат Садыйков 1970 елның 27 гыйнварында Буада туган. Казан дәүләт медицина институтын «Педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлаган. Медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган табибы, «Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче чакырылышының депутаты булып сайланган (2009–2014). Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылышының депутаты булып сайланган (2014–2018). 2018 елдан Татарстанның сәламәтлек саклау министры булып эшли.
Марат Садыйков гаиләсенең һәм туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз!
Хушлашу мәрасиме Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Халыкара мәгълүмат үзәгендә (Универсиада авылы, 35нче бина) узачак.
Чараны иртәнге 8.00 сәгатьтә башлау планлаштырылган. Гражданнар өчен хушлашу вакыты 10.00 сәгатьтә башлана.