Яңа башланган ел республикабызда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы. Шул уңайдан Казанда Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәнияте үзәгендә әдәби чара узды.
Әдәби бәйрәмдә «Мәлки керәшеннәренең музыкаль-шигъри традициясе» һәм «Кукмара керәшеннәре җыр җыентыклары тәкъдим ителде. Басмаларда керәшеннәренең музыкаль-шигъри культура үрнәкләре, йола үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирелгән. Җыентыклар халык музыкаль культурасы өлкәсендәге белгечләр, югары һәм урта уку йортларының профиль факультетлары укытучылары, студентлар, халык музыкаль сәнгате белән кызыксынучылар өчен.
Әлеге чарада Кайбыч районының «Сәүдияр», «Тәңкәләр» Кукмара районының «Карендәшләр» фольклор ансамбльләре үз төбәкләренең җыр — биюләрен башкарды. Керәшен хатын-кызларының костюмнары күрсәтелде.