Аны элек-электән Раштуадан соң Качмануга кадәр үткәргәннәр. Йола буенча, православие динен тотучылар милли киемнәр киеп өйдән-өйгә йөргәннәр, күрәзәлек итү уеннарында катнашканнар, җырлар башкарганнар. Балалар бакчасында оештырылган бәйрәмдә дә әлеге гореф-гадәтләр чагылыш таба. Ничек? Бергәләп карыйк.
Балалар бакчасы мәйданчыгы шау-гөр килеп тора. Бәйрәмдә катнашучылар танымаслык итеп киенгәннәр: кызлар яулык бәйләп кершән якканнар, малайлар төрле җәнлек образын сайлаганнар. Нардуган бәйрәменең төп асылы – төркем белән йорттан-йортка йөреп, изге теләкләр теләү.
Нардуган бәйрәмен православие динен тотучылар Раштуадан соң Качмануга кадәр үткәргәннәр. Һәм ул Яңа елны каршылау бәйрәме белән кушыла: төрле халыкларның йолаларын берләштерә.
Йола буенча, хуҗаларга муллык, иминлек һәм тынычлык теләгәннәр. Бүген дә 70 нче балалар бакчасына – күршедәге мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә тәрбияләнүчеләр кунакка килә. Бергәләп уеннарда катнашып, нардуганнарга күчтәнәч өләшәләр.