Автопоезд табиблар белән Әтнә районына килде. Мондый мобиль комплекс җирле пациентларны күбрәк кабул итәргә мөмкинлек бирә. Аны халык ничек бәяләде. Алдагы язмада.
Алга таба да авыртмасын өчен, табиб-ревматолог пациентка дәвалау билгели һәм кабат мобиль поликлиникага күренергә куша. Авылда ул тагын бер ай дәвамында кабул итәчәк. Табиблар бригадасының килүе турында район халкын алдан ук кисәтеп куйдылар инде . Җирле кешеләр әлеге очрашуны бик көтте.
Бу мобиль поликлиника тагын да уңайлырак була башлады. Аны табибларның теләген исәпкә алып төзәтәләр. Вагон озынлыгы — 16 метр ярым , киңлеге — ике метр ярым. Биредә невролог, эндокринолог, ревматолог, хирург, гинеколог кабинетлары бар, лабораториядә экспресс-анализ да ясарга мөмкин..
Пациентларга да уңайлы, шунда утырган килеш чиратыңны көтергә мөмкинлек бар. Мобиль поликлиникалар бөтен республика буенча эшли, һәркайсының бурычы иң ерак авылларга кадщр барып җитү, иң элек өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлеген тикшерү. Бу комплекс киләсе тукталышны Теләче районында март аенда ясар дип көтелә.
Чулпан Әмири, Алмаз Хәкимов, Илдар Галәветдинов, Әтнә районы.