Авангарда агрофирмасында ремонт – техника эшләре экваторны узды дисәң дә була. Яңа елга кадәр ремонтчылар бригадасы үзебездә җитештерелгән тагылма җиһазларны төзекләндерделәр. Гыйнвар башыннан комбайннарны, азык җыю, шулай ук чит ил техникасын хәстәрләүгә керештеләр. Арофирманың Кайбыч бүлекчәсендә урнашкан ремонт-механика остаханәсендә эш барышын хәбәрчебез дә күзәтте.
Остаханәдә тимерче төп фигураларның берсе. Тимердән кыздырып детальләр ясап өлгертеп кенә җиткер. Шуңа күрә дә тимерче алачыгы бервакытта кешесез калдырылмый. Бер тимерче эшкә килә алмаса, аны икенчесе алмаштыра. Эретеп ябыштыручы Руслан Зыятдинов бүген өлкән коллегасы урынын алган.
Агрофирманың алдынгы комбайнчыларының берсе Илгиз Сөнгатов та ремонтчылар арасында. Хәзерге вакытта тракторларны, чәчкечләрне төзекләндерәләр. Механизатор әйтүенчә, иртәнге җидедән алып кичке дүртләргә кадәр эш гөрелтесе тынып тормый.
Авангард агрофирмасында 120дән күбрәк трактор, шул хәтле үк диярлек машина баланста тора. Язгы чәчү эшләренә әзерлекне урак тәмамлануга башлыйлар. Иң беренче техниканы дефективкалауга керешәләр. Аннары кирәкле запас частьләр алып кайтуга заказ бирәләр.
Җитәкче белдерүенчә, үзебездә чыгарылган техникага запас частьләр табыштыруы зур авырлык тудырмый, аларны күрше өлкәләрдә дә сатып алырга мөмкин. Авангардлылар барлык техниканы 1 апрельгә әзерлек сызыгына куячакларына ышандыралар.
Камилә Мусина, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары.