Рөстәм Миңнеханов һәм «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме, Стокгольмдагы Изге Коръән китабын яндыру акциясен катгый рәвештә гаепли. Мондый гамәлләр цивилизациянең түбәнгә тәгәрәвенә һәм җимерелүенә, шулай ук җәмгыятьнең таркалуына китерә. Бу хакта Татарстан Президенты, ә ул Россия-Ислам дөнясы төркеме рәисе дә, телеграммада, Швециянең Россиядәге илчесе Анна Малена Мард ка белдерде. “Бу күзгә бәрелеп торган вәхшилек акты – мөселманнарның хисләрен мәсхәрәләү һәм диннән көлү.
Ислам цивилизациясе тарихына Коръән китабын бастыру үзәкләреннән берсе буларак кергән Россиядә әлеге акция мөселманнарны гына түгел, башка дин вәкилләрен дә гаҗәпкә калдырды. Илебез дөньядагы традицион диннәрнең гореф-гадәтләрен кадерләп саклаган бер вакытта, Коръәннең бөтен кешелеккә иңдерелүен онытып, Европада Изге Китапны ачыктан-ачык мәсхәрә итәләр» дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Тагын бер протестны Рөстәм Миңнеханов Нидерландның Россиядәге илчесенә юллады.«Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме, Гаагадагы акцияне — анда бер радикал Коръән битләрен ертып яндырган иде дип гаепләп чыкты. «Дини кыйммәтләр һәм әхлакый нигезләрне бозуга юл куйган сүз иреге һәм үз-үзеңне күрсәтү теләсә кайсы җәмгыятьне таркатырга сәләтле җитди куркыныч булып тора».
«Без, «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме әгъзалары, бөтен дөньядагы миллионлаган мөселман белән бергәләп югарыда телгә алынган актларны гаепләп чыгабыз һәм мондый провокацияләргә чик куелырга тиеш дип саныйбыз», дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.