Татарстанда торак тапшыру буенча еллык план 103 процентка диярлек үтәлгән. 2022нче елда республикада 3 млн. квадрат метрдан артык торак сафка бастырылган. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төзелеш комплексын илдәге иң яхшыларның берсе дип атады һәм, уңышлары өчен мактап, 2023 елда хәл ителергә тиешле проблемаларга һәм җитешсезлекләргә җентекләп тукталды.
Алдан ук игълан ителгән планнар арттырып үтәлгән. Татарстанда икенче ел рәттән елына 3 миллион квадрат метрдан артык торак сафка бастырыла.
Мондый нәтиҗәләр өчен — ә алар яхшы гына түгел, хәзерге вәзгыятьтә хәтта бик яхшы — без Татарстан Республикасының бөтен төзелеш комплексына рәхмәт белдерәсебез килә.
Татарстанда алданган өлешчеләр калмавы да билгеле — барлык проблемалы торак йортлар төзелеп беткән.
2022 ел нәтиҗәләре буенча өч проблемалы объект буенча 302 өлешче үз хокукларын торгызды. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 4 проблемалы объект кала. Алар гражданнарның торак биналарга хокукы белән бәйле түгел, ә парковка урыннарына һәм офис биналарына кагылышлы.
Тармакта хезмәт хакы арта, әмма эшче куллар барыбер җитми. Төзелештә һәм торак-коммуналь хуҗалыгында дефицит — 100 мең кеше. Тагын бер бурыч — чыгымнарны оптимальләштерү.
Социаль-мәдәни объектлар төзелешенә техник биремнәр әзерләгәндә чынбарлыктагы ихтыяҗлар исәпкә алынмый. Еш кына үрнәк итеп мәктәп яки бакчаларның куәтен билгеләгәндә, балаларның арттырылган санын исәпкә куялар.
Шулай ук торакка капиталь ремонт ясаганда да: чыгымнарны санарга һәм инновацион технологияләрне кулланырга кирәк. Татарстан Президенты Әлмәттә ике йортны җылытканда кулланылган материалларга игътибар итте.
Таш минераль мамык нигезендә өч катлы панель технологиясе. Киселгән вентканалларда һава массалары бар, алар дымны дивардан чыгара. Бу стенаны киптерү, аны куллану вакытын озайту өчен эшләнгән.
Мондый технологияләр төзелеш тармагын тагын да сыйфатлырак һәм нәтиҗәлерәк итү өчен Татарстанда җитештерелергә тиеш. Тагын бер бурыч — территорияләрне комплекслы үстерү, әлегә моның белән Казан гына дан тота, республиканың башка шәһәрләрнең дә шушы үрнәккә иярүе кирәк.
Татарстан төзүчеләре бу елның март аенда республикада узачак «Ребус» Халыкара форумында тәҗрибә уртаклаша һәм иң яхшы технологияләрне үзләштерә алачак.
Инна Данилова, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары