Әлмәттә яңа балалар табибы кабинеты ачылды. Ул Агробистә һәм «Алсу» микрорайонындагы кечкенә пациентлар өчен билгеләнгән. Табиблар кайсы участокларда кабул итә башлаганнар һәм тагын нинди медицина хезмәтләре күрсәтеләчәк, алдагы язмада.
Октябрьнең 70 еллыгы урамындагы яңа педиатрия бүлеге балалар тавышы белән тулды. Аны ачу Агробистә һәм «Алсу» микрорайоны гаиләләре өчен зур вакыйга. Элек әниләргә медицина ярдәме сорап Тельман балалар поликлиникасына мөрәҗәгать итәргә туры килә иде, ким дигәндә 4 чакрымны узып (карта скрины).
Баланы табибка алып бару өчен Алинә Мөхәммәтдиновага транспорт эзләргә туры килә: сабый белән пассажирларны бөтен таксист та алмый — барлык машиналар да автолюлька белән җиһазланмаган, ирен эштән яки туганнарыннан кемнеңдер ярдәмен сорарга туры килгән. Хәзер медицина ярдәме кирәксә җәяү дә барып була.
Поликлиникадан ерак тору җәяүлеләрне генә түгел, үз машиналары булучыларга да кыенлыклар тудырган.
Бик уңайлы. Беренчедән, үзеңә килергә мөмкин булуы уңайлы. Монда колясканы алып килергә була. Әлегә табиб-педиатр офисында ике генә участок ачылган — 12 нче һәм 33 нче. Алга таба анда тагын ике кабинет урнашачак. Табиблар иртәнге 8 дән көндезге сәгать бергә кадәр кабул итә. Яңа бүлектә барлык прививкаларны да ясатырга мөмкин. Киләчәктә башка медицина хезмәтләрен күрсәтү дә планлаштырыла.
Шулай ук монда тикшерүләрнең кайбер төрләренә анализлар тапшырырга һәм консультатив ярдәм алырга мөмкин була. Педиатрия бүлеге узган елның җәеннән «Сәламәтлек саклау» милли проекты нигезендә төзелгән. Шул ук бинада якын киләчәктә олылар өчен дә үзәк эшли башлый. Анда өлкәннәрне кабул итү оештырылыр дип көтелә.
Татьяна Шамбер, Ильнур Җаләтов, Татарстан яңалыклары, Әлмәт районы.