Азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләргә татарстанлылардан ярдәм килү дәвам итә. Быел 120 тонна авырлыктагы гуманитар ярдәм йөге Лисичанскига юнәлде. Иң кирәкле әйберләр — җылы кием, азык-төлек, шәхси гигиена чаралары. 11 машина кирәк-ярак бүген озатыла.
Анна тартмаларга — азык-төлек җыелмалары, җылы әйберләр, медикаментлар тутыра. Стажлы волонтер пөхтә итеп тутырырга тырыша, хәрби хезмәткәрләргә барысын да бөтен килеш алу никадәр мөһим икәнен белә.
Өлкән яшьтәге кешеләр үз туннарыннан оекбашлар, шулай ук челтәрләр, маскировка халатлары тегәләр.
Лисичанскига 11 машинадан колонна китә. Азык-төлек, көн-күреш әйберләре, җылы әйберләр – әлеге гуманитар ярдәмне республика халкы, оешмалары һәм предприятиеләре җыярга ярдәм итте. Баулы, Чүпрәле, Түбән Кама һәм Чистай районнары да аерылып тора. Моннан тыш, тагын ике өстәмә машина Луганскка җибәрелә.
Хәзер Лисичанскида 350 меңнән артык кеше яши. Шәһәрдә — инфраструктура белән проблемалар — су, җылылык, ут юк. Шуңа күрә мичләрне (ризыкны әзерләү өчен дә, торакны җылыту өчен дә) җибәрүгә аеруча зур игътибар бирелгән.
Якын арада хәрби госпитальләргә дә ярдәм күрсәтә башлыйлар. Анда шәхси гигиена әйберләре, азык-төлек продуктлары җибәрелә — барысы да хәрби хезмәткәрләрне дәвалау мөмкин кадәр уңайлырак булсын өчен.
Алия Галиуллина, Ралина Абрамова, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.