Парламент хәбәрләре — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы Икътисад

Парламент хәбәрләре

24.01.2023
Парламент хәбәрләре

26 гыйнварда парламентарийлар Дәүләт Советының язгы сессиясен ача. Парламент Президиумында шулай хәл иттеләр.

Новости СМИ2

Көн тәртибендә 15 мәсьәлә. Шул исәптән республиканың 4 закон проекты. Халык сайланучылары Гаилә кодексына һәм мәгариф турындагы гамәлдәге законга үзгәрешләр кертергә исәпли. Шулай ук шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы законны, территорияләрне планлаштырганда документларны тикшерү срокларын кыскартып, төзәтергә планлаштыра.

Парламент комитетлары да язгы сессиянең беренче утырышына әзерләнде. Депутатлар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә махсус эш урыннары булдыручы предприятиеләр өчен салым өстенлекләре булдыру яклы. Шулай ук халык сайланучылары мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы һәм аграр тармагындагы уңышлар турында да сөйләделәр.
…..
«Табибларга рәхмәт» мөрәҗәгате яңадан беренче планга чыкты. Татарстан табиблары һәм волонтер-медицина хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасында яраланучыларга ярдәм итә Табиблар белән парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова очрашты.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында депутатлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2022нче елда агросәнәгать комплексы эше йомгаклары турындагы хисабын тыңладылар. Вице-премьер — Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, узган ел программа чараларын гамәлгә ашыруга 18 миллиард сумнан артык акча бүленгән, шул исәптән федераль бюджет акчалары — 7 миллиардтан артык. Ул ел йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме 300 миллиард сумнан артып китүен искәртте.
Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы турында парламент комитетының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча күчмә утырышында сүз барды. Ул Дротоевский йортында узды. Бина Казан үзәгендә 185 ел элек төзелгән булган, һәм шушы көннәрдә анда капиталь ремонт тәмамланган. Депутатлар өчен экскурсияне мәдәни мирас объектларын саклау буенча республика комитеты башлыгы Иван Гущин уздырды. Татарстанда хәзер 5 мең 811 объект дәүләт сагында тора. Начар хәлдә булганнарының саны кими. Әлеге обьектларны яңарту өчен инвестиция проектларына аерым игътибар бирелә. Аларның берсе Спас районының Никольское авылында. Европа тибындагы эккоферма, дөяләр питомнигы һәм үзенчәлекле музей-парк өч борынгы археология һәйкәле урнашкан территориядә проектлана. Проектны гамәлгә ашыру һәм һәйкәлләргә зыян китермәү мөһим.

Закон чыгаручылар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә махсус эш урыннары булдыручы предприятиеләр өчен салым өстенлекләрен билгеләргә мөмкин. Бу хакта социаль сәясәт буенча парламент комитеты утырышында белдерделәр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең һәм эшкә урнашканнарның саны елдан-ел арта. Ике ел ярым эчендә мөрәҗәгать итүчеләр саныннан эшкә урнаштырылган инвалидларның артуы 47%тан 64 процентка кадәр арткан. Министрлыкта ачыкланган хокук бозуларны бетерергә вәгъдә иттеләр, ә хисап Палатасы һәм профиль комитеты вәкилләре мондый предприятиеләргә билгеле бер салым ташламалары бирергә кирәк, дип саный. Әлегә бу предприятиеләр ала торган субсидия бик зур түгел һәм махсус эш урыннары булдырырга стимул бирми.

Новости СМИ2

Архив документларын республиканың дәүләт өлеше булган предприятиеләрдә саклау мәсьәләләре икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышында каралды. «Архивларны саклау мәсьәләсе гаять актуаль, төрле кыенлыклар һәм проблемалар белән бәйләнгән, шул исәптән законнар тәртибе дә, — дип ассызыклады комитет рәисе Лотфулла Шәфигуллин — архив эше Россия Федерациясенең һәм төбәкләрнең уртак карамагында. Норматив-хокукый базаны камилләштерү эше бу өлештә, шул исәптән федераль дәрәҗәдә дә үткәрелә». Архив эше буенча республика Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Гөлнара Минҗанова билгеләп үткәнчә, архив фондын булдыру һәм саклап калу — архив эше өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп бурычы, ә фондны туплау базасы — оешмалар һәм предприятиеләр.
…….
Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында парламентарийлар республика һәм федераль закон проектларын, бердәм шәһәр төзелеше сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләсен карады. Шәһәр төзелеше өлкәсендә эшчәнлекне тәэмин итүнең дәүләт системасын алып бару һәм территориаль планлаштыру документларын эшләү кебек бурычлар аеруча мөһим. Проблемалар шул исәптән Россия субъекты тарафыннан муниципаль объектларны территориаль планлаштыру схемасының проект документациясен килештерү мәсьәләсенә бердәм якын килү булмау белән бәйле. Шуңа күрә әлеге вәкаләтләрне республика дәүләт хакимиятенең башкарма органнарына тапшырырга тәкъдим ителә.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әгерҗе муниципаль районы Советы һәм «Әгерҗе шәһәре» муниципаль берәмлеге Советының уртак утырышында катнашты.
Депутатлар узган ел эшенә йомгак ясап, 2023 елга планнар билгеләде, шулай ук район башлыгы Азат Вәлиевның ялга озатып, яңа җитәкче сайладылар. Яңа район башлыгы Әгерҗе районының Тирсә авылында туып-үскән Ленар Нургаянов, ул күптән түгел Алабуга районы Башкарма комитетын җитәкләгән иде. Азат Вәлив хисап белән чыгыш ясады. Район буенча уртача хезмәт хакы зур һәм урта предприятиеләрдә 11 %ка үскән һәм ул 40 мең сумга якын тәшкил итә. Районда үзмәшгульләр саны 36%ка арткан. Ә гомумреспублика рейтингында Азат Вәлиев җитәкләгән вакытта Әгерҗе районы берьюлы берничә позициягә күтәрелгән.

Узган атнаның парламент хәбәрләре турында кыскача шулар иде.

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Авыл ипотекасы ни хәлдә?

Авыл ипотекасы ни хәлдә?

Җитәкчеләр чаңгы, теннис, бадминтон кебек спорт төрләрендә үз көчләрен сыный

Җитәкчеләр чаңгы, теннис, бадминтон кебек спорт төрләрендә үз көчләрен сыный

Татарстан ярдәме дәвам итә

Татарстан ярдәме дәвам итә

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+