Татар матбугатын күзәтүне дәвам итәбез.“Шәhри Казан” газетасындагы игътибарны җәлеп иткән язма “Кыйблабызны югалтканбыз икән, билгеле, кимибез” дип атала. Сүзнең соңгы халык санын алу нәтиҗәләре hәм анда безнең халыкның гомуми саны 600 меңгә кимүе турында барганлыгын аңлагансыздыр. Газета төрле төбәкләрдәге татарларның авызыннан бу хәлнең сәбәпләрен әйттергән. Килешү-килешмәү-башка, әмма фактны беркая да куеп булмый.
“Ватаным Татарстан” газетасы безне шөбхәгә сала торган язмаларга бай булып чыккан бу атнада.Иң элек үзенек күрәзәчелек сыйфаты белән танылган сәяси күзәтүче Рәшит Фәтхрахманов “Санкцияләр:куркынычмы-юкмы?” дигән язмасы белән безне пошаманга сала. Аннан аңлашылганча, Россиягә карата кертелгән төрле тыюлар нәтиҗә бирә башлаган икән. Әйтик, барыбызга да диярлек кагылучы ОСАГО-автомобильләрне иминиятләштерүче оешмада зыян күргән машиналарны ремонтлаудан баш тарта башлаганнар. Алар хәзер зыянны акчалата түли башлаганнар. Ә алар түләгән акча тел өстенә дә салырга җитми-ремонтлаган өчен өчләтә күбрәк сумма кирәк икән. Автор аңлатуынча, без акрынлап совет чорындагы хәлләргә кайтып барабыз-акча бар, ә кибеттә товар юк. Базардагысы бермә -бер кыйбат.
Шушы хәлне тагын бер кат раслый торган язма-“Хәлеңә карап керәсе” дип атала. Россиядә, шул исәптән Россиядә дә ярлылар өчен кибетләр популярлашып бара икән. Журналист шундый кибетләрне әйләнеп кайткан. Ул әйләнеп кайтса кайтсын, без белгән-күргән начар тормыш кына әйләнеп кайтмасын иде дип телик.
Ә хәзер журналларга күчәбез. Яңа елның беренче санын “Казан утлары” Фирдүс Гималтдиновның Татарстан Президенты каршындагы телләр комиссиясе оештырган бәйгедә икенче урынга лаек дип табылган романы белән башлап җибәргән. “Урда ханы Үзбәк” дип аталган тарихи романнан соң Чаллыда яшәп иҗат итүче Факил Сафинның “Күкләр җиргә тоташкан” повестен, шагыйрә буларак танылган Шәмсия Җиhангированың “Мәхәҗҗәт ничәү була?” хикәясен дә укып рәхәтләнергә була. Журналны укучылар андагы 10 сыйныф укучысы Диана Фәрхетдинованың “Язмышның соңгы бүләге” дигән хикәясен укып та кинәнгәндер дип уйларга кирәк-Шөкер, иҗатка тартылучы яшьләребез бар бит әле.
Күңелне сөендергән бу уй “Идел” яшьләр журналын укыганда тагын да көчәя төшә. Әнә бит, яшьләр иҗатын үстерүгә хезмәт итүче “Иделем акчарлагы” бәйгесендә дә Татарстан районнарындагы балалар белән бергә Россия төбәкләрендә яшәүче яшь каләм ияләре дә җиңүче дип табылган. Бирсен, Ходай!
Яшьләр журналында шулай ук без белгән hәм сокланган скрипкачы ханым Динә Закирова, ә танылуы алда көткән универсал музыкант Айрат Шәфыйков турындагы язмалар да күңелдә ризалык хисләре уята.
“Безнең мирас” журналының беренче саны да гадәттәгечә татар дөньясына караган берсеннән-берсе кызыклырак язмаларга бай булып чыккан. Бу уңайдан андагы тарихыбызга нур өсти торган “Татарлар дәүләте яки Бөек Тартария”, “Татарлар затлы халыклар рәтендә” дигән язмаларны атап китәргә кирәктер.
Соңгысыннан- моннан 180 ел элек Россиягә сәфәре вакытында немец икътисадчысы, сәяхәтчесе hәм этнографы Барон Авгус фон Гакстгаузен язып калдырган язмадан бер эземтә укып китү урынлы булыр:”Татарлар зур акыл сәләтенә ия. Аларның яхшы мәктәпләре бар, барысы да диярлек укый-яза белә, рус счетында саныйлар, мәдәният әсәрләре дә бар. Көнчыгышта- татар теле, көнбатышта француз теле алгы урынны тота”.
Белемгә омтылуыбызны, уку-укытуыбызны дәвам иткәндә безнең халык турындагы шундый уңай фикерләрнене тагын 180 ел үткәннән соң да теркәрләр дигән өметтә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!