Татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган проектны дәвам итәбез. Аны татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты һәм Президент каршындагы татар телен һәм татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
Бүген сүз, Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев турында. Күренекле язучының тууына 95 ел. Аның истәлегенә республикабыз районнарында төрле күргәзмәләр, чаралар узды. Чираттагысы, тиздән феврал аенда Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы Татар дәүләт драма театрының , Камал тетарында гастролләре белән бәйле булачак.