Бәйгедә кем алдынгылыкка иреште ? Теманы алдагы сюжет дәвам итә. 2016 елдан республикада, тату сыйныф серләре конкурсы уздырылып килә. Актаныш районының муниципаль этабы ел саен иң тату, бердәм сыйныфларны, әти-әниләрне туплый.
Эльвира Насыйрова Әтәс мәктәбенең ата-аналар комитеты җитәкчесе. Бу бәйгедә алар берничә тапкыр катнаша. Бу юлы да сынатмаска исәпләре.
Бәйгенең йомгаклау этабында 10 команда катнашты. Төрле мәктәпләрдән җыелган сыйныфлар үзләрен ике юнәлештә сынады. Сәламләү һәм проект яклау турларында ата аналарның мәктәп белән эләмтәдәсен бәян итте.
Район мәгариф идарәсе билгеләп уткәнчә, актаныш командасы ел саен зона этабында лаеклы чыгыш ясый. Республика турында да уңышлы катнаша. бу исә җирлегебездә ата-аналар комитетларының мәктәпләр белән алып барган тыгыз эшчәнлек нәтиҗәсе.
Чарада катнашкан командаларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дилбәр Әнвәрова сәламләде. Уздырылган чараның мәктәп өчен дә әти-әниләр өчен дә гаят әһәмиятле булуын ассызыклап узды.
Бәйге нәтиҗәләре буенча алдынгылыкка сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия командасы чыкты. Алда алар район данын яклаячак.
Ләлә Зәйнуллина, Регина Салахова, Марат Сарахов. Татарстан яңалыклары өчен Актаныш районыннан.