Милли Шура эшчәнлеге бюро нигезендә алып барыла башлады.Барлыгы 15 тармак. Һәр тармакның аерым җитәкчесе һәм үз комиссиясе бар. Алар кемнәр , һәм нинди эшчәлек алып барырга җыеналар? Бюроның беренче утырышыннан хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.
Милли Шура эшчәнлеге бюро нигезендә алып барыла башлады.Барлыгы 15 тармак. Һәр тармакның аерым җитәкчесе һәм үз комиссиясе бар. Алар кемнәр , һәм ниниди эшчәлек алып барырга җыеналар? Бюроның беренче утырышыннан хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.
Тел, милли мәгариф, мәдәният, тарих,бигрәк тә халык саны алу белән бәйле вәзгыять соңгы араларда игътибар үзәгендә.Бюро утырышында чыгыш ясаучылар да милләтебезнең үзаңын үстерүгә бәйле тәкъдимнәре белән уртаклашты.
Галимә Дания Заһидуллина – Бюрода милли мәгариф юнәлеше өчен җаваплы. Ул дәреслекләрнең Федераль стандартлар буенча әзерләү эшчәнлегенә ачыклык керте. Югары сыйныфта укучылар өчен милли дәреслекләр булмау мәсьәләсе дә хәл ителгән диярлек. Ләкин эшенең эзлекле алып барылуы шарт дип искәртте мәктәп каршындагы музейлар эшчәлеге өчен җаваплы Камәрия Зиннурова. Балалар бакчасы , мәктәп -гимназия һәм милли университет берлеге һәм эзлеклегеге булганда гына милли үзаң тәрбияләнә. Шуңа да бер утырышны милли мәгарифкә багышларга тәкъдим итте. Шулай ук яңа заман буынына милли кыйммәтләрне танытуда мәдәният иң тәэсирлесе. Бюрода аның өчен Ркаил Зәйдулла җаваплы
Ул үз эшен сөйләп түгел иҗат әһеле буларак язмача җиткерергә күнеккән. Димәк тиздән милли каһарманнарыбыз бигрәк тә тарихи шәхесләр сәхнә аша да җанландырлып , горурлык хисе тәрбияли башлар дигән өмет бар. Шулай ук гаммәви чаралар булудан файдаланып Ркаил Зәйдулла җирле әдәби берләшмәләрнең иҗатын , совет заманындагшы кебек район газетасы аша да оештыру тәкъдимен кертте. Чыгышлар күбесе тәкъдим рәвешендә булды. Дамир Исхаков Татар тарихының калын-калын томнарын гади һәм балалар өчен дә аңлаешлы итеп эшләү яклы.
Мәктәптә дә татар тарихы укытылмый диярлек дип ачынган галимгә чыгыш ясаучыларны дикаатҗ елдән тыңларп утырган Дәүләт советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов ярдәмгә килде. Һәм әлеге китаплангы әзерләче эшче төркем төзергә тәкъдим итте.
Төп Киңәшче буларак катнашкан Индус Таһиров сүзләре белән әйткәндә бюро утырышы вакытында яшәү нокталары билгеләнде. Ноктаның . бигрәк тә эшкә керешкәндә, әһәмиятле булуы белән тарихи бранч , акыл фабрикалары проктларын авторы Айрат Фәйзрахманов та килешә. Когресста тәҗрибә туплап, хәзер инде мәдәният министрлыгы вәкиле булган белгечтән үз юнәлешендә нинди чаралар үткәрерг җыенулары белән кызыксынды. Әмма ул план әле нигездә шул ук тел комиссиясе ярдәмендә башкарылган проектларга кайтып кала. Рәхмәте шуңа күрә аларга. Дин һәм милләт бергәлеге өчен Рәфыйк Мөхәммәтшин җавап тотты.
Бюро утырышының көн тәрбибендә икенче мәсъәләсе дастан елына багышланды.
Бюро эшенә Ульяндагы милли мохтарият җитәкчесе Рәмис Сафин онлайн кушылса, кайбер төбәк вәклләре утырышта чыгыш ясап эш планнары белән таныштырды.
Чирен яшергән үлгән дигән әйтем бар безнең халыкта. Шуңа күрә авызга су кабып утыра торган вакыт түгел. Вакытында дөрес диагноз куя белергә кирәк диде Васил Шәйхразыев . Көн тәртибендәге өченче мәсьәлә халык санын алу нәтиҗәләре .Аның буенча Данис Шакиров хисап тотты. Рәсми нәтиҗәләр татарларның саны 5 миллион ярым дип күрсәтә. 10 ел эчендә татарлар 600 меңгә кимегән.
Бер-беребезне гаепләп, борынны аска төшереп йөрмибез. Бүгеннән үк 2030 елгы елгы җанисәпкә әзерләнә башлыйбыз. Башны горур күтәреп, алга барабыз дип йомгаклады утырышын.
Алга таба Бюро утырышлары кварталга бер үткәрелер дип көтелә.
Мөршидә Җиһан, Ренат Сәхипгәрәев. Татарстан яңалыклары.