Азнакайдан махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен, чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде. Бу юлы шәхси посылкалардан һәм кирәкле әйберләрдән тыш, сугышчыларга өч автомобиль тапшырдылар.
Көрәкләр, җылы әйберләр, кием-салым, дарулар, пазык-төлек. Бу әле исемлекнең бер өлеше генә. Азнакайдан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәмне җиденче тапкыр җибәрәләр. Барлык кирәкле әйберләрне җыярга шәһәр һәм районның йөзләгән кешесе ярдәм итә.