Алдагы видеоязмабыз героена — иҗат дөньясына кереп китергә оныгы ярдәм иткән. Мамадыш раойнының Красная Горка авылында гомер итүче Әлфия Хәмитова, сәйләннәрдән матурлык тудыра. Алар арасында гөл савытлары, картиналар бар. Әлеге матурлыкка Мамадыштагы хәбәрчебез Илнур Юнысов та сокланып кайтты.
Әлфия Хәмитова сәйләннән ясаган беренче зур эшләнмәсен истәлек итеп саклый. Үзе әйтүенчә, әлеге кышкы агачның аягы җиңел була. Шуннан соң, мондыйларны берничә дистә иҗат итә ул. 6 ел дәвамында тудырган чәчәкләр, муенса-беләзекләрнең дә төгәл генә саны юк. Ә барысына да кунакка кайткан оныгы сәбәпче.
Шул рәвешле, Әлфия Хәмитова үзе дә сизмәстән, яңа бер дөнья ача. Сәйләннән төрле әйберләр ясау аңа дөнья мәшәкатьләреннән онытылып торырга да, буш вакытын файдалы үткәрергә дә ярдәм итә. “Бер утыргач, 4-5 сәгать вакыт узганы сизелми дә кала. Төнге 12ләр тула”, — ди сюжет герое.
Эш өчен кирәкле материалларны почта яки интернет аша кайтара, Чаллы, Казан шәһәрләренә баргач, андагы кибетләрдән дә күпләп алырга тырыша. Әлфия ханымның яраткан шөгыле күп вакыт һәм сабырлык кына түгел, шактый чыгымнар да сорый. Мәсәлән, соңгы тапкыр бер төргәк җепне генә дә 1200 сумга алган. Әмма үз эшенә карата башкалардан уңай фикерләр ишеткәч, иҗатын дәвам итә.
Синхрон Әлфия Хәмитова, кул остасы
Бүгенге көндә көндә аеруча акча агачына сорау зур. Ясап бирүен сорап, Зәй районыннан ук мөрәҗәгать иткәннәр. Ул аларны адресатларына почта аша юллый.
Илнур Юнысов, Фаил Шәйхетдинов — МХ