Бүген 19 нчы гыйнварда Казан гыйбадәтханәләрендә төп православие бәйрәмнәренең берсе – Хач ману бәйрәме уза.
Шуннан соң дин тотучылар өчен бәкеләрдә традицион коену оештырылачак. Суны изгеләндерү иртәнге сәгат уннан- уникегә кадәр башкарыла.Башкалабызда дүрт бәке әзерләнде. Аларның адреслары экранда күрсәтелгән.Шулай ук коену урыннарында полиция һәм ашыгыч ярдәм бригадасы хезмәткәрләре, һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен кирәкле җиһазлары булган коткаручылар кизүторачак.