Алар ничек саклана? Бу сорауларга Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында җавап бирелде һәм башкарыласы эшләргә дә ачыклык кертелде. Күчмә утырыштан хәбәрчебез Мөршидә Җиһан язмасы.
Милли мирасның кадерен белү үрнәген күрсәтү шушы була инде. Менә ул 186 ел элек Казан алпавыты Дротоевский яши башлаган йорт. Шушы араларда гына тарихи бинаны торгызу эшләре тәмамланган. Депутатлар экскурсия барышында мәдәни мирас объектларын саклауга багышланган күргәзмә белән дә танышты. Биредә Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты урнашкан.
Күчмә утырышны Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов үткәрде.
Бүген Татарстанда 5 мең 811 объект дәүләт сагы карамагында. Кертелмәгәннәре буенча да эзлекле эш алып барыла. Мәдәни мирас объектларын саклау буенча республика комитеты башлыгы Иван Гущин хисап чыгышында мәдәни мирас объектларын инвентаризацияләү , бердәм дәүләт реестрына кертү эшенә җентекле анализ ясады. Әмма мәшакатьләр дә бар. 80 милли мирас обьекты реестрга кертеп булмый. Чөнки җирле җитәкчеләр биналарның җир кишәрлеге номерын эшләтмәгән.
Республиканың кайбер районнарында милли мирас буларак сакланган биналарга игьтибар иттерүнең үзенчәлеке юлын табучылар да бар. Мәсәлән, Кукмара районында узучы Мәчкәрә укулары елдан-ел офыкларын
1791-1793 елларда сәүдәгәр Габдулла Үтәмешев тарафыннан салынган Беренче Җәмигъ мәчетендә ремонт эшләре гөрли.
Рәдиф хәзрәт фикеренчә, милли мирасны саклап калдыруга зур өлеш керткән Мәчкәрә авылы Татарстанга килүче туристлар өчен дә бик кызыклы.
Парламентарийлар шулай ук ТР Гаилә кодексының 45 мәддасенә һәм мәгариф турында республика законының 14 мәддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карады. Документ республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән. Үзгәрешләр нигезендә, тәрбиягә алынган балаларга мәктәп сайлау мөмкинлеге белән бәйле һәм парламентның якындагы утырышында хәл ителә.
Мөршидә Җиһан, Дмитрий Второв Ленар Хәбибуллин. Татарстан яңалыклары