Татарстанда Коронавирус икенче урынга күчте. Бу хакта сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы ел нәтиҗәләре буенча утырышта белдерде. Татарстанда уртача гомер озынлыгы арткан. Республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендәге уңышлары һәм проблемалары турында чираттагы язмада.
Яңа мобиль хастаханәсе республиканың сәламәтлек саклау өлкәсе сафларын тулыландыра. Аны табиблар теләкләрен исәпкә алып проектладылар, кабинетлар пациентлар өчен иркен, Уңайлы булды. Беренчесен Әтнә районында кабул итәчәкләр. Районнар буенча хастаханәләр һәм поликлиникалар өчен яңа машиналар да таратылачак, табибларга ачкычларны респубика Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды
Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә үк президент республикада җиһазлар бар, һәм заманча хастаханәләр бар дип билгеләп үтә — әмма элеккечә төп мәсәлә –кадрлар- өстенлекле булып кала.
Республика сәламәтлек саклау министры билгеләп үткәнчә, короновирус икенче планга күчте, үлем структурасы үзгәрә. Күп очракта, онкология һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үләләр. 30 дан 40 яшькә кадәрге ир-атлар ешрак үлә. Ә менә районнарда сабыйлар үлеме шактый кимегән.
Хәзер, бигрәк тә ерак авылларда, даими рәвештә диспансеризация узу культурасын тәрбияләү мөһим. Бу бигрәк тә — Кукмара, Зәй, Яшел Үзән районнарына кагыла. Медицина текшерүе турында табиблар үзләре дә, урындагы хакимият вәкилләре дә искәртергә тиеш.
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы күрсәткечләре федераль дәрәҗәдә дә югары бәяләнде, бигрәк тә социаль ярдәм буенча. Татарстан эшен ил буйлап таратырга әзерләр. Мисал итеп медицина хезмәткәрләренең бүгенге өй туе. Казандагы фатир ачкычларын 96 табибка тапшырдылар.
Чулпан Әмири, Алмаз Хакимов, Александр Решеткин,Татарстан Яңалыклары.