Берничә дистә ел хезмәт иткән редакция бинасы бу дәвердә шактый таушалган һәм замана таләпләренә җавап бирми башлаган иде. Аның бүгенге күренеше һәм шартлары элеккегеләре белән чагыштырырлык түгел.
Буа телевидениесе хәбәрчесе безнең бу уңайдан әйтеп бетергесез шатлыкны телевизор караучылар белән дә уртаклаша.Үзгәрешләр урамнан ук башлана. Ак кирпеч бина хәзер заманча керамик плитәләр белән тышланган. Анда кергәч тә элеккеге караңгылык урынына яп-якты коридорлар, зәвыклы кабинетлар каршы ала. Бер җөмлә белән әйтсәк, аерма җир белә күк арасы. Әлеге үзгәрешне Татмедиа акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Нияз Гәрәев та бәяләде.
Эш бинасында зур төзекләндерү барган берничә айда егермедән күбрәк хезмәткәре булган “Буинск-Информ” коллективына өч бүлмәдә сыешырга туры килде. Әмма шундый шартларда да без үзебезнең төп эшебез булган газета, телерадиотапшырулар чыгаруга, социаль челтәрләрдә яңалыклар урнаштыруга хилафлык итермәдек.
Подрядчы Стройгарант оешмасы бинаны төзекләндерүне кыска вакыт эчендә башкарып чыкты. Аның икенче катына газета, радио бүлмәләре урнашса, беренче катта телевидение студиясе һәм реклама бүлеге булачак. Барлыгы 20 миллин сумнан күбрәк ремонт эшләре башкарылды. Түбә, фасад яңартылды.
Әлеге капиталь төзекләндерү Татарстан Республикасы Президенты финанс ярдәме белән башкарылды. Шулай ук әлеге бүләк өчен Буинск Информ коллективы район башлыгы Ранис Камәртдиновка, подрядчы төзелеш оешмасына да рәхмәт белдерә.
Камилә Мусина, Илнур Кадыйров, Татарстан Яңалыклары