21 нче гыйнварда Татарстан башкаласында махсус олимпиаданың бердәм уеннары башлана.Беренче тапкыр үткәрелүче спорт вакыйгасы турында тулырак Мөршидә Җиһан таныштыра.
Ярышларда 2 000нән артык атлет, 878 волонтер, 400 спорт судьясы катнашыр дип көтелә. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Ләйлә Фазлыева белдерде. Ә Беренче тапкыр үтү аның форматына бәйле.
Без дөньяда беренче тапкыр җәйге дә, кышкы спорт төрләрен дә берләштерерлек форматны уйлап таптык. Татарстанның спортка зур игътибары, заманча спорт корылмалары һәм тиешле шартлар булу ярышларны зур итеп уздырырга мөмкинлек бирә», — диде Россия Махсус Олимпиадасы президенты Ольга Слуцкер видео-элемтә форматында чыгыш ясап.
Шулай ук брифингның төп сүзчесе буларак, Хәлил Шәйхетдинов чараның ярыш булудан бигрәк мәгьнәви әһәмиятен ассызыклады
Махсус Олимпиаданың бердәм уеннарында 8 кышкы һәм 10 җәйге спорт төрләре буенча ярашлар планлаштырыла. Ярышлар кешегә тормышта дөрес максат куярга этәргеч бирә, җәмгыятьне сәламәтлеге чикле булучылар аша тәрбияли.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары