Ел азагында 394 нче километрлы М-12 юлында — Арзамастан алып Казанга кадәр, юл хәрәкәтен ачалар, — дип хәбәр итә «Автодор» дәүләт компаниясе.
Моның өчен барлык этапларда да, тәүлек буе туктаусыз эш режимы булдыру планлаштырыла, технологияләр моңа мөмкинлек бирә. Этапның иң әһәмиятле корылмасында — Зөя аша салына торган күпердә — барлык 7 терәкне урнаштыру эшләре төгәлләнгән. Гыйнвар ахырына, аралыкларны бетонлау эшләрен башларга җыеналар. 8 этапта да эшләр җәелдерелгән. М-12 күперенең Мәскәү белән Казанны тоташтырачак һәм Владивостокка кадәр барачак төп күпер — Идел аша күпердә 20 мең тоннага якын металл конструкцияләр корылган.