Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, тарихчы, дин әһеле, Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 205 ел тулды. Шушы көннәрдә Яңа бистә зиратында бөек татар галимен искә алдылар.Бирегә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Казан мәчете хезмәткәрләре, туганнары, дин әһелләре, фәнни хезмәткәрләр җыелды.
205 ел элек, 1818 елның 16 гыйнварында, күренекле татар мәгърифәтчесе, дин белгече, галим, тарихчы, фикер иясе, этнограф, археограф, Шәрык белгече, педагог Шиһабетдин Мәрҗани дөньяга килә.
Галим язган әсәрләрнең барысы да дөнья күрмәгән әле. Байтагы әле һаман да табылмаган. Шиһабетдин Мәрҗанинең нәселе бүгенчәгә дәвам итә. Барысы да бөек туганнары белән кызыксына, әзләнүләр үткәрә.
Аны Габдулла Тукай «фикерләү, белем һәм алгарыш иреге кешесе» дип атаган. Шиһабетдин Мәрҗанинең күренекле иҗади мирасының йогынтысы бүген дә көчле һәм гаҗәеп заманча. Алар бүген дә элеккечә бөтен татар дөньясы өчен йолдыз булып кала.