Күптән түгел генә Саба районыда өйзү буенча ярышлар узды. Чарада барлыгы районнан 70 кә якын бала катнашты.
Биредә шөгыльләнүче балалар Суда йөзү буенча иң осталар. Яшь йөзүчеләрне спорт мәктәбе директоры Рифат Хисамов сәламләде, ярышларда уңышлар теләде. Шулай ук, төрле бәйгеләрдә нәтиҗәле чыгыш ясаган, бу спортта яхшы күрсәткечләргә ирешкән яшь йөзүчеләргә 1,2,3нче дәрәҗәдәге разрядлар бирелде.
Йөзүдә 2006 нчы елгылардан алып 2014 нче елгы барлыгы 70кә якын кыз һәм малайлар беренчелек өчен көч сынашты. Алар ирекле һәм брасс стильләрендә 50, 100 метрга йөзеп осталыкларын күрсәттеләр. Сабадан Бәхтияр Тимершәехов кечкенәдән йөзү белән шөгыльләнә, күп кенә нәтиҗәләргә дә ирешкән. Төрле дәрәҗәдәге ярышларның берсеннән дә калмый.
Балаларына көч биреп торырга әти-әниләр дә килгән иде.Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар.Йөзүдә 2006 нчы елгылардан алып 2014 нче елгы барлыгы 70кә якын кыз һәм малайлар беренчелек өчен көч сынашты. Алар ирекле һәм брасс стильләрендә 50, 100 метрга йөзе осталыкларын күрсәттеләр. Сабадан Бәхтияр Тимершәехов кечкенәдән йөзү белән шөгыльләнә, күп кенә нәтиҗәләргә дә ирешкән. Төрле дәрәҗәдәге ярышларның берсеннән дә калмый.
Балаларына көч биреп торырга әти-әниләр дә килгән иде.Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар.