Ел саен Россиядә 4 миллионнан артык киез итек җитештерелә. Гади генә йоннан әвәләп ясаган аяк киеме иң үтемле товарларның берсенә әверелде. Өстәвенә аларның хәзер нинди генә фасонлысы һәм төслесен тәкьдим итми җитештерүчеләр. Шуңа да уңайлысын сайлый белергә кирәк. Буадагы хәбәрчебез Камилә Мусина киез итек сайларга булыша.
Чәчәклеләр, чигешлеләр, төплеләр, төпсезләр, шнурлылар, чуклылар. Бүген кибетләрдә киез аяк киемнәрнең төрлелегеннән күзләр камаша. Без өйрәнгән кара һәм ак итекләр урынына – искиткеч ассортимент пәйда булган. Шушы матурлыктан үзенә кирәкне сайлап ала белергә генә кирәк.
Сатучы сүзләренә караганда, киштәләрдә фабрикада ясалган итекләр дә бар, өй шартларында әвәләгәннәре дә. Беренчеләре кулга катырак булса, икенчеләре йомшак була. Күңелгә хуш килгәнен таба алсагыз да үлчәме туры килү-килмәүгә дә игьтибар бирергә онытмагыз.
Кыскасы, итекләр сезнең аякларны иң көчле суыкларда да май эчендә йөртәчәк.