Аларның куллары могҗизалар тудыра. Йорт җирләрен матур итеп бизәүчеләр җитәрлек, ә менә башкаларга матурлык өләшүчеләр сирәгрәк. Иске кормаш авылында яшәүче Әскәровлар гаиләсе ел саен үзенчәлекле сыннар ясый. Алар тудырган матурлыкка авылдашлары да хозурлана, балалар исә уен мәйданчыгыннан файдалана.
Сыннарның һәркайсы үзенчәлекле, аларга үзебезнең күңел җылысын салып эшләдек ди Тәрҗимә апа Әскәрова. Ел саен алар әнә шулай купләп сын ясый. Быел да йорт тирәләрен матур-матур сыннар белән бизәгәннәр.
Әскәровлар тудырган хозурлыкны күрергә дип авылдашлары гына тугел, күрше тирәләрдән дә киләләр. Мәйданчыкны балалар да үз иткән. Көндәзләрен дә, кичләрен дә әлеге урамда балаларның шат авазлары яңгырап тора .
Кешеләргә матурлык өләшүдән күңелләренә рәхәтлек алучы Әскәровлар үрнәге башкаларга матур өлге. Алар тудырган матурлык күпләргә күтәренке күңел, бәйрәм кәефе бүләк итә.