Татарстанның югары уку йортларына 2023 елда абитуриентлар кабул итү өчен 20 844 бюджет урыны бүлеп бирелде.
Аларның 60 проценты бакалавриат программаларына, 30 проценты – магистратурага һәм 10 проценты белгечлеккә туры килә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.