Татарстанда ике ел эчендә 27 мәктәп ашханәсенә ремонт ясалырга тиеш иде. Төзекләндерү эшләре “Мәктәпләрдә белем бирү системаларын яңарту” федераль программасы аша башкарыла. 2022 елда 20 мәктәп ашханәсе төзекләндерелде, быел калган җидесе яңартыла. Моннан тыш, республика бюджетыннан да, җиһазлар сатып алып, азык-төлек блокларын ремонтлау өчен акча бүленә. 2023 елда 143 мәктәп ашханәсен ремонтлау күздә тотыла.