Чыгарылышыбызны һава торышыннан башлыйбыз. Бүген 30 нчы декабрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы. Урыны белән кар явуы ихтимал. Көндез һава температурасы 4-9 градуска кадәр салкын.
Иртәгә исә, 31 нче декабрьдә, көндез 3-8 градус. Юлларда бозлавык. Яңа ел төнендә +1 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә; кар, урыны белән яңгыр да явачак дип искәртә метеорологлар.