Идел буе округында беренче булып Республика клиник хастаханәсе табиблары Россия кардиостимуляторларын кертә башлады. Элек импорт үрнәкләре кулланылса, хәзер үзебезнеке эшләнелә һәм аны Чүпрәле районыннан беренче пациентка куярга да өлгергәннәр инде. Тулырак алдагы язмада
Операция өстәлендә — 63 яшьлек Владимир Кудрявцев. Йөрәк авыртуы өч ел элек үзен сиздерә башлаган.
Тикшерү вакытында йөрәк авыруын ачыклаганнар. Өч камералы кардиостимулятор урнаштырырга кирәк. Ул йөрәк тибешенең дөрес ритмын тәэмин итә. Әлеге җайланманы 2019 елда куялар. Ә быел алыштырырга кирәк булган.
Өч камералы кардиостимуляторнлар әлегә кадәр Россиядә җитештерелмәгән. Үзебездә җитештерелгән приборларның беренче партиясе Мәскәүдән килгән. Алар чит ил җайланмаларыннан бер дә калышмый. Уртача 6 елга исәпләнгән. Аларны ярты ел саен тикшереп торырга кирәк.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, яңа кардиостимулятор яхшы эшли. Пациент инде өенә кайтырга җыена. Якынлашып килүче 2023 елны Владимир Кудрявцев гаиләсе белән каршы лый, хәтта оныклары белән Яңа ел тамашасына да бара ала. Мондый мөмкинлек булганы өчен ул табибларга рәхмәтле.
Феруза Насыйрова, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.