Республиканың агросәнәгать комплексы узып баручы елга нәтиҗәләр ясый. Шул уңайдан Министрлыкта тармак ветераннарын бүләкләделәр, шулай ук агросәнәгать комплексының иң яхшы яшь белгечләре билге булды. Атчылык һәм ат спорты федерациясенең йомгаклау очрашуында 2022 нче елның нәтиҗәләре турында сөйләштеләр . Агрояңалыклар турында алдагы сюжетта
Республиканың Агросәнәгать комплексы ветераннары үз советлары эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Очрашуга Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына идарәләр башлыкларын, авыл хуҗалыгы өлкәсендә хуҗалыклар һәм галимнәр җитәкчеләрен чакырдылар.. Бөртеклеләрнең рекордлы уңышы, сөт саву, авылларга ярдәм итү буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыру-болар барысы да яхшы күрсәткеч булып тора. Агросәнәгать ветераннары Советы рәисе Марс Алиев хезмәттәшләренә дәүләт һәм җәмәгать бүләкләрен тапшырды, аларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Министрлыкта «hөнәрендә иң яхшысы » республика һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Конкурс гадәттәгечә Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә үткәрелде. Конкурс Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе базаларында узды. Беренче көнне катнашучылар тиешле юнәлешләр буенча тест сорауларына җавап бирде. Икенче көнне яшь хезмәткәрләр һәм студентлар практикада һөнәри осталыкларын күрсәтте. Алдынгы катнашучыларны берничә номинациядә билгеләделәр — инженер-механик, агроном һәм башкалар.
Биектау муниципаль районының «Элита» баш нәсел предприятиесендә терлекчелек тармагына узган елның 11 аенда йомгаклар ясалды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов катнашты. Республикада мөгезле эре терлекләрнең саны 636 мең баш дип исәпләнә. Авыл хуҗалыгы оешмалары 11 айда 1 миллион 387 мең тонна сөт сауган. Сөт җитештерү буенча алдынгылар дип Минзәлә, Бөгелмә һәм Мөслим районнары билгеләнде. Ит җитештерү өлкәсендә исә Минзәлә, Кукмара, Балтач, Әтнә, Мамадыш, Саба, Алабуга һәм Азнакай районнары алда бара.
……
«Казан» халыкара ат-спорты комплексында ат үрчетү һәм ат спорты федерациясенең сайлап алу конференциясе узды. Аны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде. 1 декабрьгә барлык категорияләр буенча атларның саны 30 мең баштан артык. Саба, Балтач, Буа, Яңа Чишмә муниципаль районнарында атлар санының артуы күзәтелә. Җитештерү буенча төп күрсәткеч – 100 биядән алынган колыннар саны. Президент күрсәтмәсен истә тотып, атлар санын 50 мең башка җиткерү һәм татар халкының милли традицияләрен үстерү буенча бурычлар куелды. 2030 елга кадәр атчылыкны һәм ат спортын үстерү программасы эшләнергә тиеш.
Бу атнага авыл хуҗалыгы тармагына бәйле яңалыклар шулар иде. Барыгызны да якынлашып килүче яңа еллар белән сезне! Мин сезнең белән киләсе атнага кадәр саубуллашам.