30 нчы декабрьгә кадәр Россия кулланучылар күзәтчелегенең Республика буенча идарәсендә, азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча кайнар линия эшли.
Мөрәҗәгатьләр экранда күрсәтелгән телефоннар буенча кабул ителә. Кайнар линия көн саен иртәнге тугыздан кичке дүрткә кадәр эшли.
Белгечләр азык-төлек продукциясен сатып алу һәм сату кагыйдәләре, товарларның сыйфатына һәм куркынычсызлыгына куела торган норматив таләпләргә, кибеттә яраклылык вакыты чыккан продукт табылган очракларга, аңлатмалар, киңәшләр бирәчәк.
Ә инде кибеттә сыйфатсыз продуктка тап булган очракта кулланучылар хокукларын яклау турындагы законга нигезләнеп, дәгва белдерерргә мөмкин. Мөрәҗәгатләрне электрон формада яки почта адресына юллап була. Аның адресын шулай ук экраннарда күрә аласыз.