Республиканың агросәнәгать тармагы ветераннары еллык эшчәнлеккә йомгак ясады. Заманында авыл хуҗалыгы һәм азык –төлек тармагында саллы өлеш керткән тәҗрибәле белгечләр җыелышыннан хәбәрчеләребез язмасы.
Ветераннар советы агросәнәгать комплексы ветераннарының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Ел дәвамында
бер генә хезмәт ветеранын да игътибарсыз калдырмаска тырыштык ди совет рәисе.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында үткәрелгән очрашуда 30 елдан артык “Татплодоовощпром” генераль директоры булып эшләгән Раил Зиатдинов та катнашты.
Хезмәт ветераннарын Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры исеменнән котлап рәхмәт хатлары һәм ветераннар советывның махсус медале тапшырылды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, әлеге оешма авыл озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрне барлый, очраштыра, киңәш-табыш итү һәм хезмәтләренә хөрмәт күрсәтү мөмкинлеге бирә.
Мөршидә Җиһан, Дмитрий Второв, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары