Китап – тормышыбыз көзгесе. Китапны яратмаган, укымаган кеше белән аралашу, сөйләшү дә кызык түгел. Китап уку- эшең, дөньяга карашың хакында матур итеп фикерли белергә, сөйләргә дә өйрәтә. Чыгарылышыбызны китап алдым кулыма сәхифәсе белән Ләлә Зәйнуллина дәвам итә.
Татарстанның халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Галиев тәүге китабын тәкъдим итте. “Күңел дәфтәрен”дә ниләр булуы турында сөйләде.Китабын ул “… Чаклар” дип атаган.
Рөстәм әфәндеТүбән Кама татар дәүләт драма театрына нигез салучы киң кырлы шәхес, тәҗрибәле режиссер. Татарстанның халык артисты 40 тан артык спектакль куйган. Бүгенге театральләштерелгән күренеш – аның китабы буенча сәхнәләштерелә.
Китапны тәкъдир итү кичәсе Түбән Каманың театр бинасында үтте. Иҗади кичәгә Рөстәм Галиевның хезмәттәшләре, каләм дуслары, якыннары җыелган.
Рөстәм Галиев Түбән Кама шәһәренең «Җидегән чишмә» әдәби музыкаль берләшмәсе кичәләрен дә оештыра. Режиссер, язучы һәм алып баручы буларак, 50 дән артык очрашу үткәрә. Кинода төшү тәҗрибәсе дә бар. Китап авторының хыялы – киләчәктә тормышына, иҗатына багышланган телевизион фильм әзерләү.
***
«Татмедиа» бинасында урнашкан «Әдәби кафе»да Башкортстанның Балтач районында яшәп иҗат итүче Аида Хәйртдинованың «Кышкы юл озын иде» китабы укучы хозурына чыкты. Бу — «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә чыккан 16нчы китап.
Әлеге сериядән чыккан 16 китапның өч авторы Башкортстаннан.
Башкортстанның Балтач районында яшәп иҗат итүче авторның китабына кергән повесть һәм хикәяләрендә заманның төрле кешеләре тасвирлана. Китапка 8 хикәя һәм бер повесть кергән.
Автор республикада нәшер ителүче басмалар белән хезмәттәшлек итсә дә, иң укылганы әлеге китабы була.
Китап тәкъдим итү чарасында «Кышкы юл» китабыннан өзекләр укылды. Кыш бабай күчтәнәчен алырга да мөмкинлек булды.Кышкы юл кебек кышкы кичләр дә озын. Әлеге кичләребезне китаплар белән баетыйк дип, бу елга саубуллашам. Исәнлектә күрешик!