Гыйнвар-февраль айлары, чаңгы сезоны өчен кызу чор. Саба районында урнашкан чаңгы трассасында, «Сәламәтлек» дип исемләнгән унтугызынчы авыл Спартакиадасы үтте. Аның кысаларында авыл районнары командалары арасында, чаңгы ярышлары буенча Республика чемпионаты узды.
Ярышларда Азнакай, Әлки, Арча, Балтач, Яшел Үзән, Кукмара, Саба һәм Ютазы районнарыннан 36 спортчы катнашты. Барлыгы 8 команда.
Райондашыбыз Сабина Хабирова хатын-кызлар арасында 5 чакрымны классик стильдә беренче булып үтте. Ир-атлар 10 чакрым ераклыкта ярышты. Анда да Байлар Сабасыннан Руслан Миңнегулов финиш сызыгына беренче булып килде.
Хатын-кызлар эстафетасында Яшел Үзән, ир-атларныкында Саба районы командалары беренче урынны алды. Гомум команда нәтиҗәләре буенча Саба районы беренче, Балтачлылар икенче урында. Яшел Үзән командасы өченче урынга лаек булды.
Ләлә Зәйнуллина, Раилә Галәвина, Татарстан яңалыклары, Саба районы.