Кай тармакны гына алсак та куйган максатларга ирештек, дип белдерде, Фәрит Мөхәммәтшин парламентта узган матбугат очрашуында.
Халык сайланучылары барлыгы 234 закон карады һәм кабул итте. Аларның 200дән артыгы социаль өлкә белән бәйле. Ел дәвамында Идел буе төбәкләре парламентлары белән берлектә, аерым да комитет утырышлары узды.
Парламентарийлар мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүен дәвам итә. Берничә тапкыр гуманитар йөк җибәрелде. Шулай ук, депутатлар арасында үз теләкләре белән гариза язып, махсус хәрби операция зонасына китүчеләр бар. Көнбатыш илләре икътисадый элемтәләрне чикләргә тырышты. Россия Азия-Тын океан илләре белән багланышны ныгыта.
Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссия рәисе буларак, Фәрит Мөхәммәтшин яңа бурычлар турында да искәртте. Киләсе елда төбәк парламентлары, шул исәптән Татарстан Дәүләт Советы башка дәүләтләрдәге коллегалар белән парламент-ара хезмәттәшлекне киңәйтер дип ышануын белдерде.